Статистика |
|
|
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 | |
|
Главная » Архив материалов
Просмотров: 360 |
Добавил: tabarlitat |
Дата: 21.09.2018
|
|
Просмотров: 413 |
Добавил: tabarlitat |
Дата: 17.09.2018
|
|
Алабуга шәһәрендә 15-17.08 Укытучылар фестивале узды. Оештыручылар "Цифрлы буын" темасын кызыклы итеп ача алдылар.
Әгерҗе районы делегатлары арасында мин дә бар идем (рәхмәт завучка:). Бик күп мастер-классларда катнашып тәҗрибәмне арттырдым, талантлы һәм көчле шәхесләр белән аралаштым. Үзем өчен яңалык булган ресурслар:
К(П)ФУ укытучыларыннан белдем
fandom - вики бит
Hippani Animator - флеш роликлар ясау өчен программа
Пермь укытучысы
...
Читать дальше »
Просмотров: 375 |
Добавил: tabarlitat |
Дата: 17.08.2018
|
|
Сайтны нинди материаллар белән тулыландырырга? Тәкъдимнәрегезне көтеп калам.
Кызганыч, тугызларымның күбесе 10нчы сыйныфны сайламады, шулай да интерактив биремнәр ясауны дәвам итәрбез.
Просмотров: 357 |
Добавил: tabarlitat |
Дата: 03.07.2018
|
|
Нәрсә дим инде? Рәхмәт, икебезне "зурлап", бөтен районны җыйганга ...
Просмотров: 345 |
Добавил: tabarlitat |
Дата: 21.04.2018
|
|
Мәгърифәтче Бубилар истәлегенә багышланган V төбәкара укуларда катнаштык.
4 укучым да үз эшләрен уңышлы якладылар: кемдер Буби мәдрәсәсе тарихын күбрәк белде,
кемдер яңа терминнар өйрәнде, кемдер Роберт абый Миңнуллинга шигырен укып күрсәтте,
ә кемдер чаярак булырга өлгерде һәм 2нче урынга лаек булды.
Эзләнү эшләре исемлеге:
1.
Просмотров: 375 |
Добавил: tabarlitat |
Дата: 12.04.2018
|
|
Бүген Тирсә мәктәбендә кунакта булдык. "Без бергә" фестиваленең зона этабында катнаштык.
Рәхәтләнеп ял итеп, татарча, удмуртча җырлар тыңлап кайттык. Биюләр дә бик күркәм иде.
7нче сыйныф укучысы Конотопчик Лидия Сергей кызы "Кайда соң ул йөрәк?" Мөдәррис Әгъләмов шигыре белән I урын алды.
Шигырь сайлаганда безгә 11нче сыйныф укучысы Набиуллина А.Р. ярдәм итте.
Фон сайларга - Йолдыз Миңнуллина видеоязмасы илһамландырды.
Шулай ук кызлар "Шарм" мода театры белән I урынны, кул эшләре белән I-II урыннарны алдылар.
Җитәкчеләре - Набиуллина Илзидә Чыңгыз кызы.
Сөендек.
Просмотров: 351 |
Добавил: tabarlitat |
Дата: 13.03.2018
|
|
8мартка открытка. Чыгарып буйыйсы һәм теләкләр язасы гына калды.
Әзер мәкальләрне файдалана аласыз.
Сибгатов Фәргать татар халык мәкальләрен дәвам итеп карады.
Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да бурычыңны кайтара алмассың - балаң булгач аңларсың.
Ана - шәфкать диңгезе - уңган куллыдыр үзе.
Анасыз корт бал җыймас,
бал җыйса да мул җыймас - ирең ашап кына туймас. :)
Просмотров: 380 |
Добавил: tabarlitat |
Дата: 06.03.2018
|
|
"Ел укытучысы" бәйгесе миңа нинди сабак бирде? Киңәшләрнең бәлки сезгә дә файдасы тияр.
1. Бәйгегә баргач, беркайчан да укучымны, сораулар биреп, чыгырдан чыгармаячакмын. Фикер туплар өчен, тынычлык кирәк.
2. Исемлек төзергә! Иң мөһим видеоязманы онытмас өчен, зур хәрефләр белән өстәлгә язып куярга кирәк.
3. Төзәтер мөмкинлек калмаган вакытта, хатаны күрсәтмәячәкмен!
4. Алдагы елларда катнашкан укытучылар белән күбрәк аралашырга кирәк.
5. Соңгы көнне, методик ярдәм күрсәтер өчен, чакыралар икән - бармагыз! Вакыты ул түгел!
6. Планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешмәдегез, бернәрсә дә теләгәнчә килеп чыкмадымы? Бик шәп! Шул кирәк! Ярты сәгать кайгырып алабыз (еларга да мөмкин), бөтен ачуны туплап, яңадан эшкә тотынабыз! Хатаны төзәтергә кирәк. Сезнең хата укучыгызда кабатланачак.
7. Җиңүчеләр өчен ихластан шатланабыз.
8. Башка бу бәйгегә бармыйбыз. Бардың. Күрдең. Җитте.
9. Яңа бәйгегә әзерләнә башлыйбыз
...
Читать дальше »
Просмотров: 382 |
Добавил: tabarlitat |
Дата: 08.02.2018
|
|
Ягъни, төзелгән маршрут, йөрергә автобус булуга карамастан, башлангычка кала.
Просмотров: 348 |
Добавил: tabarlitat |
Дата: 12.05.2017
|
|
|
|
Календарь |
|
| « Май 2024 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
| |
|