Шимбә, 04.05.2024, 23:17
Татар теле укытучысы Терентьева Люция һәм укучылары сайты
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
Наш опрос
Безнең авыл кайсы районда урнашкан?

Всего ответов: 24
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » Архив материалов

Билгеле, техника тузмый тормый. Сыйныфтагы проектор яки интерактив такта да ватылырга мөмкин. Аларны алыштыру бик озакка сузылырга мөмкин. vga, hdmi кабельләрне әлеге кибеттән алырга мөмкин ELKO PC STORE. Һич тә реклама түгел, атна ун көн өчендә почта аша килеп җитә. Сыйфаты гаҗәп шәп димәс идем, шулай да ярап тора.

Просмотров: 119 | Добавил: tabarlitat | Дата: 29.01.2022 | Комментарии (0)

Фото һәм видео телефон яки ноутбукның күп өлешен алып торамы? Әлеге "болытта" саклый аласыз. Даими реклама комачауламаса, 1024ГБ урыннан бушлай файдаланырга мөмкин. 10нчы сыйныф егете Максим өйрәтмәгән булса, үзем дә белмәс идем. 

Просмотров: 142 | Добавил: tabarlitat | Дата: 29.01.2022 | Комментарии (0)

Инфографика турында теория.

 

https://create.piktochart.com/infographic/saved/53296025 бу ресурста ясарга була. Татарча шрифт бар, ләкин матурлары сирәк.

Просмотров: 157 | Добавил: tabarlitat | Дата: 19.03.2021 | Комментарии (0)

Неокнига республика бәйгесенә әзерләнәбез. Укыйсы әсәрләр инде укылган, хәзер инфографика ясыйбыз.

https://www.lucidchart.com/ - блок-схемалар, рәсемнәрне урнаштыру бик җайлы. Әзер шаблон белән эшләргә, интернеттан рәсемнәр алып куярга була.

Просмотров: 149 | Добавил: tabarlitat | Дата: 15.03.2021 | Комментарии (0)

Ниһаять, тавышны да яздырып, интерактив китапчык ясарга өйрәндем.

Просмотров: 148 | Добавил: tabarlitat | Дата: 06.02.2021 | Комментарии (0)

Хәйран күптән язмаганмын икән.

Төрки халыкларның табышмакларын туплаган ручкалар ясау белән шөгыльләнә башладык әле...

Ошый кебек үзе балаларга, кирәкми димиләр)))

Просмотров: 187 | Добавил: tabarlitat | Дата: 23.01.2021 | Комментарии (0)

Ия һәм хәбәр темасына веб-квест https://www.learnis.ru/210651/

Просмотров: 202 | Добавил: tabarlitat | Дата: 07.08.2020 | Комментарии (0)

Бүген гыйнварның өчесе. Эшкә барасы килү теләге уянды. Мәктәп ерак ...

udmteach.ru - Удмуртия Республикасы укытучылары сайтына кердем, алар никтер һаман бер адым алдан баралар.

Телефонга уен ясарга тырышам. Килеп чыкмый. Үҗәтләнә-үҗәтләнә өйрәнәм.

Шактый гына утыргач, менә нәрсә ясадым :)

Былтыр - приложение андроидта эшли

Алогоритмны шушыннан күчереп язасы - Өлге.

Уңышлар!!!

Просмотров: 263 | Добавил: tabarlitat | Дата: 03.01.2020 | Комментарии (0)

Бу ялларда лицей Удмуртия Республикасының Игра районында сәяхәттә булып кайтты. 

Сеп авылында Россиядәге бедәнбер "Югалган авыллар музее"нда алтын туй чәчәге ясарга өйрәндек, яңартылган мәдәният йортының беренче кунаклары булдык, мич-арбада пешкән табанидан авыз иттек.

Бачкеево авылында каторжаннар йорты-музейда булдык. Шомлы бина. Теләге булган кеше зынҗырлар да киеп карый ала.

Шул ук авылда Пилнянь белән әкият геройлары уеннар уйнатты, аркан тартыштык.

Игра шәһәрендәге Гурман кафесында 15 төрле пилмәннән авыз итеп көнебезне тәмамладык.

Әгәр сезнең дә Игра районында кунакта буласыгыз, Удмуртиядә грантлы программаларның тормышка ашырылуын күрәсегез килсә, рәхим итегез.

Әгерҗедән иртәнге 6 да чыгып кичке 6га әйләнеп кайттык. Юл 2,5 сәгать.

... Читать дальше »
Просмотров: 261 | Добавил: tabarlitat | Дата: 30.12.2019 | Комментарии (0)

Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында 11.12.2019 "Диалог культур" конференциясе узды. Һәр катнашучыга бейджик, блокнот, ручка, сумка мәкаләләр җыентыгын тапшырдылар.

Әлеге җыентыкта Әгерҗе Сарсак-Омга лицееның 4 укытучысы мәкаләләре урын алган.

Бастыру шарты - бушлай. Бу конференцияне оештыручыларга рәхмәт!

Просмотров: 271 | Добавил: tabarlitat | Дата: 13.12.2019 | Комментарии (0)

« 1 2 3 4 5 »
Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Май 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Мини-чат
200
Архив записей
Copyright MyCorp © 2024