Җомга, 26.04.2024, 11:34
Татар теле укытучысы Терентьева Люция һәм укучылары сайты
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
Наш опрос
Безнең авыл кайсы районда урнашкан?

Всего ответов: 24
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

1935 елның 24 октябрендә Әгерҗе районы Нарат авылында бишенче бала булып туа. Кечкенәдән үк акыллы, зиһенле бала була, 4 яшендә укый белә, шигырьләр ятлый, йомшак холыклы, кешелекле, ярдәмчел була. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә, шуңа күрә тормыш шартлары җиңел булмый. Мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесында укый. Шул чорда каләме тагын да чарлана – шигырь һәм мәкаләләрен җирле һәм республика матбугатында бастыра, үз чорының күренекле әдипләре белән тыгыз элемтәдә тора. Музыкаль сәләте төрле яклап ачыла, нота язарга, рояльдә, мандолинада уйнарга өйрәнә. Минзәлә училищесын тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә керә. Казанда укыган вакытта Ләбибнең чын иҗат эше башлана. 3 курста укыганда ук Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясендә эшли башлый. Укып бетергәч тә, бу эшеннән аерылмый. Һәрвакыт үсештә, хәрәкәттә булган иҗат кешесе авылга кайткач та тик ятмый – авыл яшьләрен җыеп, спектакльләр, концертлар оештыра, агитбригада белән төрле авылларга йөри.

Ләбиб Айтуганов — бүгенге заман кешесенә үрнәк булырлык шәхес. Ул беркайчан да эшсез ятмый, тырышлыгы, үҗәтлеге аркасында үз исемен мәңгеләштерә. Нарат авылындагы үзе туып-үскән урам һәм ул укыган Девятерня урта гомумбелем бирү мәктәбе аның исемен йөртә. Шулай ук мәктәптә ел саен иң сәләтле балаларга Ләбиб Айтуганов исемендәге стипендия бирелә.

Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Мини-чат
200
Архив записей
Copyright MyCorp © 2024