Җомга, 26.04.2024, 15:14
Татар теле укытучысы Терентьева Люция һәм укучылары сайты
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
Наш опрос
Безнең авыл кайсы районда урнашкан?

Всего ответов: 24
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Профессор, тел белгече, педагог, Хезмәт батыры Мөхетдин Корбангалиев.

ХIХ гасырның икенче яртысында татар теленең сафлыгы өчен көрәшүче, аның әдәби һәм фән теле була алуын исбат итүче, шулай ук татарларга рус телен балаларның ана телләре белән чагыштырып укытуны яклаучы, аны гамәлгә кертеп җибәрүче Каюм Насыйри булса, аның эшен лаеклы дәвам итүче кеше – Мөхетдин Корбангалиев була. Ул татар теленең әдәби һәм фән теле була алуын, аның башка телләрдән артта булуын фәкать тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгәнлектән генә икәнлеген исбат итә. Ул татар телен эшкәртү һәм бөтен халыкка аңлаешлы тел итү юлында телне бозучыларга каршы көрәштә гаять күп көч куя. Ул уку-укыту өлкәсендә яңа методларны алга сөрә, грамматикага һәм аны укытуга зур урын бирә. Ул укучыларның сүзлек запасын арттыруга аерым игътибарын юнәлтә; татарча-русча һәм русча-татарча сүзлекләр төзү эшенең башында тора. Мөхетдин Корбангалиев Казан укытучылар мәктәбендә укыган вакытта Каюм Насыйри янына килеп йөри һәм аннан киңәшләр ала. Бу хакта ул үзе болай ди: «Авыл мәктәбендә укыткан чагында җыйган җырларымны, бәетләремне алып бардым. Ул аларны карады да картлардан сөйләтеп җыярга кушты. Бигрәк тә алпавытлар кулында крестьяннар ничек яшәгәнлек хәбәрләрен җыярга кушты. Мин җәй көне авылга кайткач, шул күрсәткән юл белән байтак нәрсәләр җыйдым». Укытучылар мәктәбен Мактау грамотасы белән тәмамлап, ул Мамадыш өязе Чирчи авылына укытучы итеп билгеләнә. Авылда беркем дә баласын мәктәпкә укырга җибәрергә теләми. Ул, өйдән-өйгә йөреп, үгетләп, ата-аналардан балаларын  мәктәпкә китерүләрен сорый. Авыл ирләре кышларын төрлесе төрле якларга эшкә китәләр, алардан хатлар килә. Ләкин аларны укый белүче дә, хатка каршы хат язарга сәләтле кеше дә булмый. Мөхетдин Корбангалиев балаларны хат язарлык русчага өйрәткәч, халыкның аңа ихтирамы  арта, балаларны укырга йөртә башлыйлар. Бер уку елы тәмамланганда аның укучылары, рус мәктәбендә укучы рус балаларыныкына караганда да, имтиханны яхшырак тапшыралар. Инспектор аңа: «Син чын методист!» - дип, югары бәя бирә. Башка урынга укытырга киткәндә, авыл халкы аны елап озатып кала. 1903 елда Корбангалиевне Казанга  Юнысовлар приютына күчерәләр.  Биредә ул Х.Ямашев, Г.Коләхмәтов кебек большевиклар белән таныша һәм алар белән бергәләп эшли башлый. Күп кенә газета-журналларга  мәкаләләр яза. Казандагы татар яшьләре арасына кереп китеп, алар белән берлектә «Шәрык клубы» ачалар. Булачак зур галим бу клубның старшинасы хезмәтен үти, клубның китапханәсен төзү өчен, китап белән баету юлында күп көч куя. Үзлегеннән укып, Казан округы попечителе каршында тиешле имтиханнарны тота һәм шуның нәтиҗәсендә «Домашний учитель» дәрәҗәсен ала. Мөхетдин Корбангалиев үзенең бөтен эшләү дәверендә татар телен төрек теле элементлары белән чүпләүгә каршы көрәш алып бара. Татарларга татар телен әдәби тел итеп, бөтен халыкка аңлаешлы гомумхалык теле итеп алуны яклый һәм шул вакытта «төрек теле»н яклаучыларга каршы чыга. Аны «төрки әдәби тел»не ватуда һәм әдәби телне «ломовой извозчиклар теле»нә әйләндерүдә гаеплиләр. Мондый гаепләрне күтәрергә авыр булса да, ул чигенми. 1905-1906 елларда чыгып килгән «Казан мөхбире», «Азат», «Азат халык», “Урал” һ.б. газеталарда үзенең мәкаләләрен бастыра. Мәсәлән, «Азат халык» газетасында үз имзасы белән: «Хөкүмәт һәм чиновниклар халыкның дошманнарыдыр», - дип тәмамланган бер мәкаләсен бастыра. Шуның өчен цензура аны хөкемгә тарту белән дә куркыта. Иҗтимагый һәм сәяси тормышта катнашуы белән бергә, Мөхетдин Корбангалиев үзенең педагогик эшен дә ташламый. Башлангыч мәктәпләр өчен татар әлифбалары төзи, шулай ук татар теле, математика һәм география буенча да төрле дәреслекләр төзи. Ул балаларны ана телендә укытуга зур игътибар бирә һәм: «Ана телендә укыту – балаларга белем бирүдә һәм тәрбия итүдә бердәнбер корал», - дип, чит телне өйрәнгәнгә кадәр, үз телеңне белергә кирәклекне күрсәтә. Үзенең бер истәлегендә ул шундый мисал китерә: «Көз көне татар авылыннан үткәндә, мин бер татар картына кунарга тукталдым. Бу авылда русско-татарская школа бар иде. Мин аннан: «Нигә бу малайларны шул школага бирмисез?» - дип сорадым. Ул миңа: «Әле минем улларымның үз ана телләре үсмәгән», - дип җавап бирде. Бу җавап күп еллар педагог булып эшләгән профессор җавабы бит, ә  моны гади крестьян  әйтә», - дип, галим ана телен өйрәнүгә халыкның да ничек әһәмият бирүен күрсәтә. Мөхетдин Корбангалиев бик күп уку йортларында татар һәм рус телләрен укыта. 1928-1940 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире була. Университеттагы бөтен факультетларда укучы татар һәм татар булмаганнарга татар телен уку һәм укыту эшенә тиешле дәрәҗәдә игътибар бирелмәгәнлектән, бу җитешсезлекне бетерү өчен җитәкчелек каршында үзенең кискен таләпләрен куя: «...Университетта укучы татар һәм татар булмаган студентларга, каян чыгышларына карамастан, татар телен үтүне мәҗбүри куярга; татар телен белү Татарстан Республикасында гына түгел, ә татар-төрек халыклары булган башка республикаларда да эшләргә мөмкинлек тудырачак...» Мондый таләпләрне  галим берничә тапкыр күтәреп чыккан һәм нәтиҗәдә татар телен уку һәм укытуга карашны үзгәрткән. 1928 елда Корбангалиевка Хезмәт Герое исеме бирелә. 1930 елда ТАССРның атказанган фән эшлеклесе  һәм шул ук елда профессор исеме дә бирелә. Белешмә: Мөхетдин Хафиз улы Корбангалиев 1873 елның 20 ноябрендә Әгерҗе районы Биектау авылында туа. 1895 елда Казандагы Татар укытучылар мәктәбен тәмамлый. Авыл мәктәпләрендә укыта. 1928 елда Казандагы Юнысовлар приютына мөдир итеп билгеләнә. Шушы елларда татар әлифбасы, төрле фәннәрдән дәреслекләр төзи. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире буларак, барлык факультетларда да, студентларга татар телен укыту мәсьәләсен күтәрә. 1939 елда Ш.Рамазанов белән бергә татар теле алфавитын рус графикасына күчерүне тәртипкә сала. Мөхетдин Корбангалиев 1941 елның 3 июнендә Казанда вафат була. Татар зиратына җирләнгән.
Тулырак: http://100tatarstan.ru/structure/profile/professor-tel-belgeche-pedagog-khezmt-batyry-mkhetdin-korbangaliev

Дәреслекләре

1. Татар әлифбасы (1912)

2. Дөнья (1917)

3. Татарча уку (1918)

4. Гамәли тел сабаклары. (1928)

 

Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Мини-чат
200
Архив записей
Copyright MyCorp © 2024