Җомга, 19.04.2024, 01:36
Татар теле укытучысы Терентьева Люция һәм укучылары сайты
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
Наш опрос
Безнең авыл кайсы районда урнашкан?

Всего ответов: 24
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Фазыл Шәех

Шәехов Фердинант Галиәскәр улы (псевдонимы Фазыл Шәех)  1937 елның 19 мартында Әгерҗе районы Иске Кызыл Яр авылында гади колхозчы гаиләсендә туган. Башлангыч мәктәпне туган авылында, тулы булмаган урта мәктәпне Иж-Бубый авылында тәмамлый. 1955-60 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында укып, инженер-механик профессиясен алып чыга. Алабуганың Сельхозтехника бүлегендә инженер, авыл хуҗалыгы белгечләрен хәзерләү мәктәбендә укытучы, арматура заводында өлкән инженер,Әгерҗе авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер булып эшли. 1968 елның башында грипп белән авырганнан соң өзлегеп сукыр кала. 1976 елда “Якты юл буйлап” дигән күмәк җыентык, 1993 елда “Көзге күкрәү”, 1996 елда “Дала тулпары” дигән шигырь китаплары дөнья күрә. 1993-2000 елларда “Чулман” әдәби-музыкаль иҗат берләшмәсе рәисе. Фазыл Шәех 1997 елдан Татарстан Язучылар әгъзасы.     Фазыл Шәех, чын мәгънәсендә, татарның милләтпәрвәре иде. Татар халкының мөстәкыйльлеген даулап уздырылган җыеннарда, митингларда катнашып, сөйгән халкының горурлыгы, батырлыгы турында укыган шигырьләре, әйткән сүзләре һәр татарны йокысыннан уятырдай, рухи көч-куәт бирердәй иде. Ул үзенең иҗаты белән, милли рухы белән башкаларны да көрәшкә дәште. Аның шигырьләре, мәкаләләре бүгенге һәм киләчәк буынга патриотик тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия булды. 

Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Мини-чат
200
Архив записей
Copyright MyCorp © 2024