«2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Казанда ел саен фәнни-гамәли конференция һәм мәктәп укучыларының Россия халыклары телләрендә укулары уза. Сарсак-Омга лицее бу чарада актив катнаша.
Бәйгедә катнашкан яхшы эшләр җыентыкта да басылып чыга.
Быел безнең укучылар рус һәм татар телләре секцияләрендә эшләделәр. Рамил һәм Аделина уңышлы чыгыш ясадылар,
ә Лидия призер исеменә лаек булды. Бәхете аягына уралган))).
Укучыларыбызга Казан шәһәрен күрсәткән өчен лицейның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ләйсән Малик кызы Шәйдуллинага, поездга озату-каршы алу җаваплылыгын үз өстенә алган Финат абыйга, Марат Альберт улына һәм Лена Сергей кызына бик зур рәхмәт.
Татарстан Республикасының махсус программасы кысаларында башлангыч сыйныф укытучысы булырга әзерләнәм. Мәгарифне үстерү институтында. Шактый җыелганбыз без монда, 20дән артык.
Әлеге курслар 1 ай тирәсе Казан шәһәрендә укуны, дистанцион укуны, мәктәпләрдә стажировканы, практика узуны, зачетларны, дәүләт имтиханын үз эченә ала.