Бу ялларда лицей Удмуртия Республикасының Игра районында сәяхәттә булып кайтты.
Сеп авылында Россиядәге бедәнбер "Югалган авыллар музее"нда алтын туй чәчәге ясарга өйрәндек, яңартылган мәдәният йортының беренче кунаклары булдык, мич-арбада пешкән табанидан авыз иттек.
Бачкеево авылында каторжаннар йорты-музейда булдык. Шомлы бина. Теләге булган кеше зынҗырлар да киеп карый ала.
Шул ук авылда Пилнянь белән әкият геройлары уеннар уйнатты, аркан тартыштык.
Игра шәһәрендәге Гурман кафесында 15 төрле пилмәннән авыз итеп көнебезне тәмамладык.
Әгәр сезнең дә Игра районында кунакта буласыгыз, Удмуртиядә грантлы программаларның тормышка ашырылуын күрәсегез килсә, рәхим итегез.
Әгерҗедән иртәнге 6 да чыгып кичке 6га әйләнеп кайттык. Юл 2,5 сәгать.
...
Читать дальше »