Чыңгыз Мулламөхәммәт улы Мусин 1934 елның 16 июлендә Татарстанның Әгерҗе районы Тирсә авылында туа. Балачагы Мордыбый авылында уза, шул авылның башлангыч һәм Тирсә авылы мәктәпләрендә укып җиде сыйныф белем алгач, ул Тирсә МТСына йөк төяүче, шофер ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Шул вакыттан алып аның бөтен хезмәт юлы автомобиль транспорты белән бәйле: 1952 елда үзлегеннән әзерләнеп шоферлык таныклыгы алгач, ул Тирсә МТСында, аннары шул җирлектә барлыкка килгән РТС һәм «Сельхозтехника» оешмаларында шофер, автослесарь, токарь, автомеханик, инженер, автоколонна башлыгы вазифаларын башкара. Аның шигырьләрендә үзе күргән-татыган, башыннан кичергән тормыш чынбарлыгы, туган як кешеләренең күңел күзе аша уздырып гәүдәләндергән самими образлары, уй-хисләре, өмет-хыяллары, авыл тормышының мең төрле эш-мәшәкатьләре эчендә дә үзенә яшәү яме таба белгән шагыйранә күңеленең туган төбәккә, аның табигатенә, халкына булган чиксез мәхәббәте чагыла.
Бу елларда Чыңгыз Мусин район газетасының да иң актив хәбәрчелә-реннән берсе була, дистәләрчә еллар буе газета битләрендә үзенең мәкаләләрен, төбәк тормышына кагылышлы хәбәрләрен бастыра. Инде лаеклы ялга чыккач та, ул Ижау каласында нәшер ителә торган «Яңарыш» газетасының Әгерҗе районы буенча махсус хәбәрчесе сыйфатында үзенең һөнәри журналистлык эшен дәвам иттерә.
Чыңгыз Мусин — дүрт шигъри җыентык авторы. Аларның берсе («Язмышым үзәннәрендә») хосусый тәртиптә туган төбәк матбагасында басылып чыга, икенче, өченче һәм дүртенчесе («Тамырлар», «Кадер кичендә» һәм «Баганалы юллар») Казан матбагаларында дөнья күрә.
Ч.Мусин — 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Язмышым үзәннәрендә: шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Мингалим. — Әгерҗе, 1989. —646. — 1000д.
Тамырлар: шигырьләр, җырлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. — 1116. — 2000 д.
Кадер кичендә: шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Гаташ. — Казан: РИЦ Школа, 1999. — 96 б. — 300 д.
Баганалы юллар: шигырьләр / кереш сүз авт. Ф.Галимуллин. — Казан: Матбугат йорты, 2003. — 159 6. — 2000 д.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Г а т а ш Р. Дөнья безне моңга ураган… // Казан утлары. — 2004. — № 7. — 185 6.