Дипломат Йолдыз Хәлиуллин 1936 елның 25 сентябрендә Әгерҗе районы Кызыл Яр авылында туа.
Аның 40 елга якын гомере СССР һәм Россиянең Индонезия, Пакыстан, Румыния, Непал, Мальдивлар, Шри-Ланка, Кыргызстан, Казакъстандагы илчелекләре белән бәйле,
20 елдан артыгын галимлек, язучылык эшчәнлеге алып тора.
Ул – дипломатиянең тарихы һәм бүгенгесе, тышкы сәясәт, атом-төш физикасы, макрокосмос, дөнья океаны,
Арктика, климат үзгәрешләре, мөселман дөньясы, шигърият, Шәрык һәм башка өлкәләргә караган егермегә якын китап, йөзләгән мәкалә авторы.