Шимбә, 21.09.2024, 06:18
Татар теле укытучысы Терентьева Люция һәм укучылары сайты
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
Наш опрос
Безнең авыл кайсы районда урнашкан?

Всего ответов: 24
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Эльс Гыйният улы Гаделев 1936 елның 16 декабрендә Яшел Үзән районы Олы Шырдан авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Ул елларда шундый тәртип була: кайсы төбәк мәктәбенә укытучылар җитми, мәҗбүри рәвештә диярлек, мөгаллимнәрне яшәгән нигезеннән кубарып, шунда җибәрә торалар. Гыйният ага да, җәмәгате Гөлҗиһан белән балаларын ияртеп, Әгерҗе төбәгенә килеп төпләнә. Шулай итеп бәрәкәтле Салагыш туфрагында үскән Эльс атлы егет, җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Минзәлә педучилищесына укырга керә. 1955 елдан – Казан дәүләт педагогия институты студенты. Югары уку йортын тәмамлаганчы ук, ул Татарстан радиокомитетында диктор булып эшли башлый һәм гаҗәеп тавышы белән Казанны гына түгел, ә бөтен татар галәмен яулап ала.

Аны тыңлаганда, татар булып тууыңа шөкерана кыласың. Бу тавыш – туган телебезнең яңгырашына мәхәббәт уяткан тавыш! Аның иген-ипкә китереп әйткән һәр сүзенең мөкәммәл олылыгын танып сөйләү рәвеше – үзе бер сәнгать иде. Эльс Гаделев татар радиосында, диктор буларак, үз чорының мәгънәле сәхифәсен тудырган.

Эльс Гадел шигыре, сызык һәм өтер куелу очраклары.

Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Сентябрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Мини-чат
200
Архив записей
Copyright MyCorp © 2024