Сишәмбе, 07.05.2024, 02:14
Татар теле укытучысы Терентьева Люция һәм укучылары сайты
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
Наш опрос
Безнең авыл кайсы районда урнашкан?

Всего ответов: 24
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » 2019 » Декабрь » 01

 «2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Казанда ел саен фәнни-гамәли конференция һәм мәктәп укучыларының Россия халыклары телләрендә укулары уза. Сарсак-Омга лицее бу чарада актив катнаша. 

Бәйгедә катнашкан яхшы эшләр җыентыкта да басылып чыга.

Быел безнең укучылар рус һәм татар телләре секцияләрендә эшләделәр. Рамил һәм Аделина уңышлы чыгыш ясадылар,

ә Лидия призер исеменә лаек булды. Бәхете аягына уралган))).

Укучыларыбызга Казан шәһәрен күрсәткән өчен лицейның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ләйсән Малик кызы Шәйдуллинага, поездга озату-каршы алу җаваплылыгын үз өстенә алган Финат абыйга, Марат Альберт улына һәм Лена Сергей кызына бик зур рәхмәт.

Просмотров: 225 | Добавил: tabarlitat | Дата: 01.12.2019 | Комментарии (0)

Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Декабрь 2019  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
200
Архив записей
Copyright MyCorp © 2024