Алабуга шәһәрендә 15-17.08 Укытучылар фестивале узды. Оештыручылар "Цифрлы буын" темасын кызыклы итеп ача алдылар.
Әгерҗе районы делегатлары арасында мин дә бар идем (рәхмәт завучка:). Бик күп мастер-классларда катнашып тәҗрибәмне арттырдым, талантлы һәм көчле шәхесләр белән аралаштым. Үзем өчен яңалык булган ресурслар:
К(П)ФУ укытучыларыннан белдем
fandom - вики бит
Hippani Animator - флеш роликлар ясау өчен программа
Пермь укытучысы Худякова Анна Владимировна эш тәҗрибәсе сокландырды.
coggle - уйлау схемасы-карта
forum 2x2.ru
Оренбург укытучысы Воронина Юлия Владимировнадан дәрес анализы конструкторы файдалы булды.
Хорватия укытучысы Ибришевич Звонимирдан телефонга бәйлелекнең халыкара атмаларын ишеттем - FoMO
Кызганыч, Литва укытучысы Светлана Маркова мастер-классында була алмадым, ләкин бик файдалы булганын аңладым.
Фән төнендә татарча квест уздым, музейдагы квест та мавыктыргыч иде, магнитлар турындагы мастер-класска тәмам гашыйк булдым. Биологик яшьне билгеләргә дә өйрәттеләр.
Киләсе елга Укытучылар фестивале 10нчы тапкыр узачак. Сез дә катнаша аласыз!
Фестиваль сайты http://fest.kpfu.ru/
#ФестивальУчителей
Фотода мин Германия укытучысы Юлия Койнова-Цельнер мастер-классында (Рәсем https://vk.com/albums-169317696 алынды).
|