Татарстан Республикасының махсус программасы кысаларында башлангыч сыйныф укытучысы булырга әзерләнәм. Мәгарифне үстерү институтында. Шактый җыелганбыз без монда, 20дән артык.
Әлеге курслар 1 ай тирәсе Казан шәһәрендә укуны, дистанцион укуны, мәктәпләрдә стажировканы, практика узуны, зачетларны, дәүләт имтиханын үз эченә ала.
Һичшиксез, зыяны булмаячак. Үзем өчен шактый яңалыклар туплап барам. Бүлешәсем килә. Вакыт һәм җай табып, бер язып ташлармын әле ...
|